Чаллыда яңа мәдрәсә төзелә башланды

Чаллы шәһәре “Нур-Ихлас” мәчете инде 25 ел дәвамында мәхәллә буларак үзенең эшчәнлеген алып бара. Биредә намазлар укыла, дини йолалар (никах, исем кушу) үткәрелә, һәм шулай ук ислам дине нигезләре, Коръән уку дәресләре дә бирелә. Гыйлем бирү эшчәнлеген киңәйтү максаты белән “Нур-Ихлас” мәчете мәдрәсәсен булдыру ният ителде. Аның проекты узган елны ясалды һәм Аллаһка шөкер 2018 елның сентябрь аенда булачак мәдрәсә бинасы төзелә башланды. Әлеге вакытка (21.09.2018) чаклы казу эшләре башкарылды һәм нигезнең бер өлеше салынды. Бу изге эш халык һәм хәйриячеләр ярдәмендә алып барыла. Шулай да, тамчыдан күл җыела диләр бит, мөмкинлегеннән килгәнчә, мәдрәсә төзелешендә күбрәк кеше катнашса яңа уку йортыбыз тизрәк вакытта ишекләрен ачар һәм үз эшчәнлеген башлар иде. Шулай ук, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә: «Әгәр берәү вафат булса аның гамәл дәфтәре ябыла. Аңа фәкать өч нәрсәдән савап килеп торачак: садакаи җариядән, файдалы гыйлемнән, игелекле баладан», – дигән. (Садакаи җария ул, башка хәдисләрдә аңлатылганча, төзелгән мәчет, мәдрәсә һ.б.) Аллаһ барчаларыбызга да шушы сәваплы эштә катнашырга насыйп итсә иде.
Теләгән кешеләр “Нур-Ихлас” мәчете мәдрәсәсе төзешенә шушы счет аша, яки мәчеткә килеп акчалата булыша алалар. Шулай ук башка төрле ярдәм дә (төзелеш эшендә булышу) кабул ителә.

Реквизитлар: Местная мусульманская религиозная организация — приход мечети ”Нур-Ихлас” Набережночелнинского мухтасибата Централизованной религиозной организации Духовного управления мусульман – РТ 423826, РТ, г.Наб. Челны, пр-т Чулман 108/5 (48/09), тел./факс (8552) 56-65-99, ИНН/КПП 1650033870/165001001, ОГРН 1021600017845, р/счет 40703810300020000044 в
ООО ”Камком6анк” г. Наб. Челны, БИК 049240785, к/счет 30101810600000000785.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *