Имамнар сайлау бара

Татарстан мөселманнарының 17 апрельдә узган VII Корылтаеннан соң урыннарда алдагы 4 елга имам-хатыйблар, имам-мөхтәсибләр сайлау бара. Чаллы шәһәрендә шундый беренче җыелышлар “Туфан” (4 апрель) һәм “Ак мәчет”тә (11 апрель)  үтте. “Туфан” мәчетендә  имам-хатыйб итеп Равил хәзрәт Нуруллин, ә “Ак мәчет”тә Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли бертавыштан сайландылар. Җыелышлар барышында алар адресына мөселманнар һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тарафыннан күп җылы сүзләр әйттелде. Чыннан да, бу мәчетләрдә шәһәр, җөмһүриятебез күләмендә игътибарга лаек күп күркәм эшләр башкарыла.

Җыелышларда шулай ук мәхәллә Шуралары, ревизия комиссиясе составлары сайланды. Аларга иң авторитетлы һәм актив мәчет әһелләре кертелде.

   Рәсемдә: “Туфан” мәчете җыелышыннан күренеш.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *