Чаллы Җәмигъ мәчетендә төзелеш сезоны башлана

   Чаллы Җәмигъ мәчетендә шушы көннәрдә җәйге төзелеш  сезоны башлана. Быелгы сезонда мәчетнең ноль циклын (җир асты өлешен)  төзеп бетерү бурычы куела.  Ягъни быел 18 млн. 950 мең сумлык эш башкару ният ителә. 11 майда Чаллы мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнашында Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов һәм “Стройтраст” җәмгыяте генераль директоры Раил  Миннегалиев шул хактагы килешүгә кул куйдылар. Уел Галим улы әйтүенчә, кышкы чорда төзелешкә әзерлек алып барылган, җитәрлек күләмдә арматуралар сатып алынган, төзелешкә әзерлек буенча тиешле тикшерүләр уздырылган.

  Рәсемдә: килешүгә кул кую вакытында.  

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *