Онлайн дәресләр башлыйбыз

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле, карантин игълан ителде, шуңа бәйле рәвештә, мәчетләрдә укулар үткәрү тыелды. Чаллы шәһәре мөхтәсибәте узган атнаны онлайн дәресләр уздыра башлады. Instagram социаль челтәрендәге каналыбызда (@islamchally) туры эфирда барган дәресләрне шәһәребез имамнары көн саен кичке 19:00 сәгатьтә алып бара. Атнаның һәр көнендә аерым тема буенча белем бирелә: дүшәмбе – зекер, сишәмбе – гаилә, чәршәмбе – сира, пәнҗешәмбе – фикх, җомга – тәфсир, шимбә – имамнар тормышы, якшәмбе – хәләл темасы. Әлеге мөмкинчелекне халык та сөенеп һәм кызыксынып каршы алды – online рәвештә белем алырга көн саен якынча 60-70 кеше җыела һәм дәрестә актив катнаша, сораулар бирә, рәхмәтләрен юллый. Дәресләрне Рамазан ае азагына чаклы төгәл алып бару ният ителде. Әмма аннан соң да дәвам итү мөмкинлеге кире кагылмый.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *