Ветераннарны хөрмәтләү
9 майда Чаллының “Әбүзәр” мәчетендә өйлә намазыннан соң Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан мәчет картларын хөрмәтләү чарасы үтте. Аның барышында мәчет имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаветдинов һәм имам Хәлвәтдин хәзрәт Баһаветдинов ветераннар адресына күп җылы сүзләр әйттеләр, аларга дини мәрәсимнәрне зур активлык белән башкарып килүләре өчен рәхмәт белдерделәр, исәнлек-саулык теләделәр. Чарада катнашучы мәчет аксакалларына азык-төлек җыелмасы тупланган пакетлар тапшырылды.
Рәсемдә: Али һәм Хәлвәтдин хәзрәтләр мәчет карталары арасында.