Чаллыда балалар Хаҗ иленә сәяхәт ясады

24нче февраль – якшәмбе көнне Чаллы мөхтәсибәтенең  “ХӘЗИНӘ” балалар клубы бишенче тапкыр “Хаҗ иленә сәяхәт” чарасын үткәрде. Ул шәһәрнең  Сидоровка бистәсендә урнашкан “Ихлас” мәчетендә узды.

 

“Хаҗ иленә сәяхәт” – 4-6 яшьлек балалар өчен интерактив дәрес-уен ул.

 

40 сабый “ХӘЗИНӘ” клубында сентябрь аеннан бирле шөгыльләнеп йөрделәр. Дәресләрдә балалар исламның биш нигезен тәфсилләп өйрәнделәр. Һәм инде бишенче нигезне ныклап үзләштерү өчен , хаҗи киемнәренә киенеп, махсус “паспортлар” тагып “Ихлас” мәчетенең аскы катына җыелдылар.  Анда балаларны махсус “аэропорт” тавышы һәм атмосферасы каршы алды, балалар “Ислам -5” исемле “очкычка” утырып, “Хаҗ” сәфәренә юл алдылар. Сәфәрдә видео- экскурсия белән таныштылар, менә, ниһаять, махсус тавыш балаларның “Мәккә аэропортына очып җитүләрен” белдерде.

Нәни “хаҗи-хаҗияләрне” башта кунакханәгә чакырып сыйладылар. Аннары Илгиз Хәзрәт Сөнгатуллин балаларга ихрам киеме, хаҗ кылуга ният турында аңлатты, һәм тәлбия сүзләрен кабатлатып (балалар тәлбияне махсус ятлап килгәннәр иде), төркемне мәчетнең өстәге катына алып менде. Анда балаларны зур Кәгъбә макеты һәм башка хаҗ объектларының макетлары көтә иде. Илгиз хәзрәт хаҗ гыйбадәтләрен берәм-берәм балаларга аңлатып чыкты. Дәрес азагында балалар уен рәвешендә “ихрам” хәленнән чыктылар : малайлар “чәч алдырдылар”, кызлар исә толымнарының очын “кистеләр”.

“Хаҗ иленең истәлеге” итеп балаларга Кәгъбә рәвешендә кәнфитле тартмалар өләшенде.

Белемнәрне ныгыту йөзеннән балаларга хаҗ макетлары арасында хәрәкәтле уеннар  һәм табышмаклы викторина үткәрелде, бүләкләр бирелде.

Соңыннан барлык балалар һәм әти-әниләр тәмле чәй табынына чакырылды. Анда балаларны сюрприз – матур шарлар көтеп тора иде.

Чарадан балалар да , әти-әниләр, әби-бабайлар да бик кәнәгать калдылар. Берничә әни: “Оештыруыгыз өчен рәхмәт, үэебездә дә тизрәк хаҗ кылу теләге уянды,”- диделәр.

                          Ләйсән Әхмәтшина, “Хәзинә” клубы җитәкчесе

     Рәсемнәрдә:  бәйрәмнән  күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *