Балалар мәчеттә экскурсиядә

Каникул чорында балалар мәчетләргә экскурцияләр дә ясыйлар. Сез рәсемдә шундый моментларның берсен күрәсез. 20 мартта Чаллының 55 нче санлы урта мәктәбенең 4 В классы укучылары “Нур-Ихлас” мәчете белән танышты. Балалар мәчет һәм Ислам дине нигезләре турында бик эчтәлекле әңгәмә тыңладылар. Аны лаеклы ялдагы укытучы, мәчетнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хаҗи Түләков үткәрде. Балаларга гарәп язуы үрнәкләре дә күрсәтелде. Шулай ук аларга мәчет рәсеме төшерелгән календарьлар бүләк ителде. Балалар экскурциядән бик канәгать калдылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *