Хәләл ярминкә узды

21 апрельдә 27 комплекста урнашкан Хәләл үзәктә беренче хәләл ярминкә узды. Ярминкәдә шәһәребезнең мөслимәләре, халыкка кирәк товарлар белән беррәттән, үзләре җитештергән продукцияләрне дә тәкъдим иттеләр. Иртәнге сәгать 10 да башланган ярминкә 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Ярминкәгә бик күп халык килде. Сатучылар да, сатып алучылар да бик канәгать калдылар. Мөслимәләрне берләштерүгә юнәлтелгән изге эшләре өчен алар “Хәят” мөслимәләр җәмгыятенә рәхмәтләрен әйттеләр. Мондый чараларның күбрәк оештырылуын теләп калдылар. Мөслимәләр өчен уңай шартлар тудырганы өчен “Хәләл үзәк” җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләсе ярминкәләрне көтеп калабыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *