Коръәнне яттан белү конкурсы

7-нче октябрь көнне Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Коръәнне яттан белүчеләр өчен Кама буе төбәге казыяте буенча конкурс булып узды. Ирләр арасында беренче һәм икенче урыннарны Хазиев Равил белән Хайбрахманов Хәлил, хатын кызлар арасында исә Хазиева Айсылу (11 яшь) һәм Хазиева Хадиджа (8 яшь) бүлеште. Җиңүчеләр 29 ноябрь көнне Болгар Ислам Академиясенә, республика күләм Коръәнне яттан белү конкурсының финал турына, барачаклар. Соңгы турда хифз номинациясендә беренче алган катнашучыга Хаҗга бушлай юллама, икенче һәм өченче урыннарга кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

Конкурс мөселманнар арасында Коръәнне кагыйдәләренә туры китереп матурлап уку, ятлау һәм яттан белү, азанны дөрес итеп әйтү тырышлыгын арттыру максатыннан уздырыла.

Коръәнне яттан белү конкурсы Коръәнне яттан белү конкурсы Коръәнне яттан белү конкурсы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *