Тел турында

Дөньялар, галәмнәр Аллаһы тәгалә тарафыннан яратылганнар. Бу хакта Коръәни-Кәримдә Аллаһы тәгалә ачык итеп әйтә:

ﭑ  ﭒ  ﭓ  ﭔ  ﭕ

19.65. Ул – Аллаһ, җир һәм күкләрнең, һәм дә алар арасында булган барлык нәрсәләрнең Раббысы.

Аллаһы тәгалә барлык нәрсәләрне бер файдасызга халык кылмый, бәлки кешегә файдаланыр өчен халык кыла. Аллаһы тәгалә әйтә:

ﭑ  ﭒ  ﭓ  ﭔ  ﭕ  ﭖ   ﭗ  ﭘ  ﭙ  ﭚ  ﭛ  ﭜ  ﭝ   ﭞ  ﭟ  ﭠ  ﭡﭢ

31.20. «Әллә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдызларны, җирдә хайваннарны һәм табигать байлыгын сезгә файдаландырды, һәм сезгә күренгән һәм күренмәгән нигъмәтләрне тәмам бирде».

Кеше җир йөзендә гади мәхлукъ түгел. Ул Аллаһының җир йөзендә халык кылган барлык җанлы-җансыз нәрсәләре белән файдаланырга, хәтта алар белән идарә итәргә тиеш. Монда әйтеп китәргә кирәк, гадел идарә итәргә тиеш. Ул үзенең дәрәҗәсен, башка мәхлукълар арасында үзенең тоткан урынын аңларга тиеш. Аның урыны шул кадәр югары, хәтта Аллаһы тәгаләдән башка беркемгә буйсынмый, итагать итми торган фәрештәләр дә аңа сәҗдә кылалар. Аллаһы тәгалә әйтә:

ﮛ  ﮜ  ﮝ   ﮞ  ﮟ   ﮠ  ﮡ  ﮢ  ﮣ  ﮤ  ﮥ  ﮦ  ﮧ  ﮨ    ﮩ  ﮪ  ﮫ  ﮬ  ﮭ  ﮮ

38.71. «Раббың фәрештәләргә әйтте: «Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын.

38.72. Аны халык кылып тәмам иткәч һәм аңа шәриф рухыбыздан җан өрсәк, Адәмгә олуглау сәҗдәсе белән сәҗдә кылыгыз».

Аллаһы тәгалә кешене барлык мәхлүкатьтән дә өстен итеп ярата. Ул – күрүче, ишетүче, сөйләүче һәм акылга ия булучы итеп яратылган. Җир үзенең байлыклары белән аның өчен яратылган. Күк йөзе аның байлыкларын һәм җир йөзендәге барлык байлыкларны саклау өчен, кеше ул байлыкларны куллана алсын өчен яратылган. Һәм шулай ук күк йөзендә булган барлык йолдызлар һәм башка күк җисемнәре аңа буйсындырылганнар.

Әмма кешелек хаталана, үзен тиешенчә тотмый. Бөтен кеше бердәм булып Аллаһы тәгалә билгеләгән рәвештә яшисе урында, адәм баласы бозыклыкка кереп бата, бер-берсен рәнҗетә, кан коя, үзенә бирелгән, буйсындырылган байлыкларга, күп очракта, тиешенчә хуҗа була алмый. Шуңа күрә дә фәрештәләр, хәтта кеше яралтылганга кадәр үк, Аллаһы тәгаләгә сорау белән мөрәҗәгать итәләр:

ﭛ  ﭜ  ﭝ  ﭞ  ﭟ  ﭠ  ﭡ  ﭢ  ﭣ   ﭤ  ﭥ  ﭦ  ﭧﭨ

2.30. «Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсың дип иман китерәбез».

Кешеләрнең кимчелектә булуларына карап, Аллаһы тәгаләнең кешелеккә булган рәхмәте һәм мәрхәмәте кимеми. Кешелек күпме генә бозыклыкка кереп батса да кешелекне коткара торган бер кеше яисә бер төркем кала һәм ул чыгара кешелекне яктылыкка. Шуңа күрә дә  Аллаһы тәгалә фәрештәләргә җавап итеп әйтә:

ﭩ  ﭪ  ﭫ  ﭬ  ﭭ  ﭮ

2.30. «Аллаһ фәрештәләргә әйтте: «Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен», диде.

Аллаһы тәгалә атабыз Адәмне ялгыз үзен генә яратмый, Ул адәмнең кабыргасыннан анабыз Һаваны ярата һәм алардан төрле милләтләр, халыклар барлыкка киләләр. Аллаһы тәгалә әйтә:

ﭑ  ﭒ  ﭓ  ﭔ  ﭕ  ﭖ  ﭗ  ﭘ  ﭙ  ﭚ  ﭛ    ﭜ  ﭝ  ﭞ  ﭟ  ﭠ         ﭡﭢ

4.1. «Ий, кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәмнең үзеннән хатынын яратты вә икесеннән күп итеп ирләрне һәм хатыннарны дөньяга чәчте».

Кеше үзе генә түгел, бәлки җәмгыятьтә яшәү өчен яралтылган. Ул җәмгыятьтә үз урынын табарга тиеш. Кешелек җәмгыятенең һәр әгъзасы Аллаһ каршында дөңьяви дәрәҗәсенә, төсенә, милләтенә, байлыгына карап аерылмый, бәлки аларны аера торган нәрсә – тәкъвалык. Аллаһы тәгалә әйтә:

ﭵ  ﭶ  ﭷ     ﭸ  ﭹ  ﭺ  ﭻ  ﭼ   ﭽ  ﭾ  ﭿﮀ  ﮁ    ﮂ  ﮃ  ﮄ  ﮅﮆ  ﮇ  ﮈ   ﮉ  ﮊ  ﮋ

49.13. «Ий, кешеләр, Без сезне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык, бер-берегезне аерып танымаклыгыгыз өчен, хаклыкта, сезнең хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучыгыздыр, Аллаһы белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар».

Кешелек бозыла, юлдан яза, өстенә йөкләтелгән вазыйфасын үтәми башлый. Әмма Аллаһы тәгалә кешеләргә үзләренең арасыннан пәйгамбәрләр җибәрергә вәгъдә бирә һәм шул пәйгамбәрләр кешеләрне үзләре артыннан ияртәләр һәм фәкать иярүчеләр генә котылалар, уңышка ирешәләр. Аллаһы тәгалә әйтә:

ﭽ  ﭾ  ﭿ  ﮀ  ﮁ  ﮂ   ﮃ  ﮄ  ﮅ  ﮆ  ﮇ  ﮈ  ﮉ  ﮊ   ﮋ  ﮌ  ﮍ  ﮎ  ﮏ  ﮐ         ﮑ  ﮒ  ﮓ  ﮔ  ﮕ  ﮖ   ﮗ

5.15. «Ий, кешеләр! Сезгә мәгърифәт нуры Мөхәммәт галәйһиссәлам һәм ачык китап килде.

5.16. Аллаһ бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, тынычлык  юлына, ягъни җәннәтләр юлына күндерер, һәм аларны үзенең теләге һәм ярдәме белән көферлек, наданлык һәм бидгать караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер».

Аллаһы тәгалә бу аятьләрдә безгә ахыр заман пәйгамбәре булган Мөхәммәт салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм Үзенең иң зур нигъмәте булган Коръәни-Кәримнең килүе хакында хәбәр бирә, һәм аларныӊ кешелекне караңгылыктан чыгарып яктылыкка илтүе турында анлата. Болар безнең тормыш рәвешенең ничек булырга, нәрсәгә нигезләнергә тиешлеген күрсәтәләр. Кеше үзенең юлының җәннәт юлы икәнлеген аңларга тиеш. Шушы юлда үзенең урынын белергә тиеш. Ул күп кенә хәрам гамәлләрдән, ризыклардан чикләнгән, аның өстенә күп кенә фарыз, вәҗиб гамәлләр йөкләтелгән. Ул кемгәдер буйсына, кемнедер буйсындыра, аның гайләсе, туганнары бар. Ул җәмгыятьтән аерылып үзе генә яши алмый. Динсез җәмгыятьтә дин тоту авыр булу сәбәпле, ул җәмгыятьнең дини булуы өчен тырышырга тиеш. Ул бу эштә беренче чиратта үз-үзен тәрбияләргә, башкаларга үзе үрнәк булырга тиеш.

Бер уйлаганда – бар да гади: дөнья байлыгы һәркемгә дә җитәрлек. Шәригать тә бөтен кеше өчен дә бер. Шул шәригатькә буйсын да гадел тормыш алып бар. Әмма Аллаһы тәгалә атабыз адәмне халык кылып барча фәрештәләр сәҗдә кылганда, җеннәрдән булган бер зат сәҗдә кылмый. Ул – Иблис һәм аның бөтен эше адәм баласының дәрәҗәсен төшерү. Ул начарны яхшы итеп, яхшыны начар итеп күрсәтә, үзара, гаиләдә, җәмгыятьтә фетнәләр чыгара, төрле кан коюларга сәбәп була.

Аллаһы тәгалә халык кылганнарның төрлелегендә тирән мәгънә ята. Без ничек кенә аңлатырга тырышсак та төп мәгънәсен аңлата алмыйбыз, ул Аллаһы тәгаләнең үзенә генә мәгълүм. Шул төрлелекнең берсе – ул безнең төрле халыклар булып яратылуыбыз. Аллаһы тәгалә әйтә:

ﭵ  ﭶ  ﭷ     ﭸ  ﭹ  ﭺ  ﭻ  ﭼ   ﭽ  ﭾ  ﭿﮀ  ﮁ    ﮂ  ﮃ  ﮄ  ﮅﮆ  ﮇ  ﮈ   ﮉ  ﮊ  ﮋ

49.13. Ий, кешеләр, Без сезне ир һәм хатын итеп халык кылдык. Бер-берегезне өйрәнер өчен сезне халыкларга һәм милләтләргә аердык. Аллаһы каршында иң хөрмәтлерәгегез Аллаһтан куркып, гөнаһлар кылудан сакланучыгыздыр. Дөреслектә, Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдар булып тора.

Дөнья адәм баласы өчен сынау урыны булып тора. Аллаһы тәгалә һәркемгә сыналыр өчен тиешле нигъмәтен биргән. Кеше дөньяда шул нигъмәте белән сыналачак һәм һәркем Кыямәт көнендә үзенә бирелгән нигъмәт өчен җавап бирәчәк. Татар теле, татар милләте ул безгә бирелгән нигъмәт. Без үткәнебезне искә алып горур рәвештә үзебезне татар дип әйтәбез. Без татар телебездә Ислам динен кабул иткәнбез, шул динебезгә ныклап ябышкан хәлдә бөтен дөньяга танылган «Бөек Болгар дәүләте», дөньялар белән идарә иткән, үз вакытында Ислам дөньясының терәге, таянычы булган «Алтын Урда» дәүләтен төзегәнбез, «Кордова» хәлифәте кебек олугъ хәлифәтләр таркалып, халкы динен ташлаган вакытта, без шушы татар теленә таянып динебезне һәм халык буларак үзебезне саклап калганбыз.

Телне саклау, милләтне саклау үзебездән тора. Аллаһы тәгаләнең ярдәме безгә фәкать үзебез тырышканда гына булачак. Аллаһы тәгалә әйтә:

ﮬ    ﮭ  ﮮ   ﮯ  ﮰ  ﮱ      ﯓ  ﯔ  ﯕ  ﯖﯗ

13.11. Тәхкыйк Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзе үзгәрткәнгә чаклы.

Ягъни Коръән белән гамәл кылып, аның шөкерен үтәгән каумнән Аллаһ һидәятне алмас һәм дөнья нигъмәтләренең шөкерен үтәгән каумнән дөнья нигъмәтләрен алмас, шулай ук үзләре тырышып һәм көрәшеп Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят һәм җәннәт бирмәс.

Без тарих битләреннән төрле халыкларның хәлләрен укып беләбез, гыйбрәтләнәбез. Бүген көчле, гайрәтле булган дәүләтләр, халыклар иртәгә зәгыйфьләнергә, хәтта һәлакәткә юлыгырга мөмкиннәр. Әле кайчан гына татар дигән сүздән дер калтырап торган дөнья бүген татарның кем икәнлеген дә белми. Аның өчен татар урысның бер төре булып тора. Халыкның бүгенге кебек мескен хәлгә төшкәне үз тарихын беркайчан да булмагандыр. Аны кыерсыталар, диненнән, теленнән көләләр. Ул үзенең татарлыгыннан, мөселманлыгыннан ояла, кимсенә. Шуңа күрә ул башка милләт кешесенә өйләнә, кияүгә чыга. Ә алардан туган бала, күбесенчә, урыс була. Катнаш гаиләдән туганнар урыс булуы әллә ни гаҗәп түгел, ә менә ике татардан, яисә татар белән башкорттан урыс тууын аек акыл белән аңлатып булмыйдыр. Узган гасырның 60-нчы, 70-нче елларында кызларыбызның үзбәккә, башка урта азия егетләренә, 90-нчы елларында төреккә, гарәпкә кияүгә чыгулары модага керде. Без нәрсә, башка халыклар өчен инкубатор дәрәҗәсенә төштекме? Аларны өстен куеп үзебезне ким куярга кирәк түгел. Бу шәригатебезгә, Аллаһы тәгаләнең боеруларына каршы килә. Аллаһы тәгалә «Хуҗүрәт» сүрәсендә әйтә:

ﯨ  ﯩ  ﯪ  ﯫ    ﯬ   ﯭ    ﯮ  ﯯ   ﯰ  ﯱ  ﯲ  ﯳ  ﯴ

49.11. Әй, мөэминнәр, бер кавем икенче кавемне кимсетмәсен, ул кавемнең кимсетелгән кавемнән хәерлерәк булуы мөмкин.

Безгә үзебезнең татарлыктан оялырга кирәк түгел. Нинди халык икәнлегебезне күрәсебез килсә, авылларга гына барып карарга кирәк. Карагыз нинди күз явын алырлык йортлар. Авылларыбыз ис китәрлек. Без мөкиббән китә торган кайсы халыкның шундый авыллары бар? Ә кемгә калдырабыз аларны, әгәр дә балаларыбыз диненнән язса, телен онытса, өйләнмәсә, бала тапмаса. Безнең 1100 еллык официаль рәвештә дәүләт дине булган Ислам дини тарихыбыз гына бар. Безнең мәдәниятебез, әхлагыбыз, тәрбиябез 1100 ел буе Ислам дине белән сугарылган. Безгә милли тәрбия белән дини тәрбия дип, тәрбия төшенчәсен икегә бүләргә кирәк түгел. 1100 ел Ислам динендә булып халкыбыз гарәпләшмәгән, аның көе дә, моңы да ничә мең, йөз еллар аерым яшәүгә карамастан кытай көенә, моңына якынрак, гарәпнекенә һич кенә дә охшамаган, хәтта төрекләрнеке дә безнекеннан аерыла. Төрки халыклар булуыбызга да, хәтта кыз бирешеп, кыз алышып яшәвебезгә дә карамастан гореф-гадәтләребез, дини йолаларыбыз хәтта урта Азия халкыныкыннан да аерыла. Милли йола дип күп вакыт совет чорында нигезе динсезлеккә корылган йолалар күз алдында тотыла.  Шиһәбетдин Мәрҗәни хәзрәтләре әйткән:

“Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый, алар: милли тел, милли кием һәм милли гореф”.

Бүген телебезне саклыйбыз дип әйтәбез икән, дингә ябышырга кирәк, динебезне саклыйбыз дип әйтәбез икән телебезгә ябышырга кирәк. Татар теле дөньядагы барлык халыклар белән аралашырга мөмкин булган 11 телнең берсе булып тора. Күп тел белү кешегә бервакытта да зыянлы булганы юк, бәлки файдалы гына. Безнең халык турында «Татарга тылмач, ягъни тәрҗемәче кирәк түгел», дигән әйтем бар. Бу дөнья халыкларының безнең халыкка биргән бәяседер.

Беренче чиратта «мин мөселман, чөнки мин татар» дигән төшенчә һәркемнең күңеленә урнашкан булырга тиеш. Без бала тәрбияләүгә тиешле игътибарыбызны бирергә тиешбез. Милләтебезне киләчәктә бөек милләтләр белән тигез дәрәҗәдә күрергә телибез икән, без аӊларга тиешбез – бөек шәхесләрдән торган милләт кенә бөек була ала. Безгә һич кичекмәстән бөек шәхесләр хәзерләү өстендә эшләргә кирәк.  Гомәр радый Аллаһу ганһе әйтә: «Бөек, зур эшләр турында уйламаган, омтылмаган, дәртләнмәгән кешеләр беркайчан да бөек кеше була алмаслар». Димәк, балаларыбызныӊ күӊеленә Гомәр радый Аллаһы әйткәннәрне урнаштырырга кирәк. Балага берьюлы ике тел өйрәнү авыр булыр, дип борчылырга кирәк түгел. Бүгенге балалар иң элек компьютерда эшләргә өйрәнәләр, аннары гына сөйләшә башлыйлар. Беркемнең дә башына да килеп карамый, бу бала русчасын өйрәнерме икән дип. Ә бит компьютерда утырып ул гомүмән сөйләшә дә белмәскә мөмкин.

Мин бүгенге вәгазем белән һич кенә дә башка милләтләрне кимсетәсем килмәде.  Мин фәкать үземнеӊ халкымны, милләтемне, аныӊ телен, динен генә яклап, аны саклау максатыннан чыгып кына сөйләдем. Илебездә милләтләр күп. Башкаларныӊ да хәле авырдыр, әмма мөселман татар буларак мине,  беренче чиратта, үз милләтемнеӊ хәле борчый. Безнеӊ халыкны толерант булмауда беркем дә гаепли алмый. Аныӊ толерантлыгы бөтен дөньяга билгеле.

Гарәп илләрендә бер халык, бер дин, бер тел. Шулай булуга кармастан анда нинди сугышлар бара.   Аллаһы сакласын, бу афәт безнеӊ төбәккә дә ирешмәсә иде. Россия федераль дәүләт. Ул телләре төрле булган төрле халыклардан тора. Аныӊ афәте дә куркынычрак булачак. Шуӊа күрә булган тынычлыкка шөкер итеп күбрәк догада булсак иде.

Тел мәсьәләсендә дәүләтне, аныӊ җитәкчеләрен сүгәргә кирәк түгел. Һәр беребезнеӊ гаиләсе бар. Һәр гаилә үзе кечкенә генә бер дәүләт. Шул кечкенә генә дәүләтләрнең һәрберсенең үз җитәкчесе, үз хәлифәсе бар һәм анда бөтен нәрсәне фәкать ул гына хәл итә. Анда катнашырга беркемнеӊ дә хакы юк. Һәр беребез шушы үзенеӊ кечкенә дәүләтендә тел, дин мәсьәләләрен үзе хәл итәргә тиеш. Ә зур дәүләт кечкенә дәүләтләрдән тора. Димәк, кечкенә дәүләтләрдә мәсьәләне хәл итеп без зур дәүләтебездә дә мәсьәләне хәл итә алабыз. Үзебезнеӊ гаиләләребездә бу мәсьәләләр хәл ителмәсәләр, кемнәндер таләп итеп кенә тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмыйдыр. Аллаһы тәгаләнеӊ “Хөҗүрәт” сүрәсендә: “Тәхкыйк Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул кавем үз хәлен үзе үзгәрткәнгә чаклы”, дип әйткәне шушыны аӊлата дип аӊларга кирәктер.

Россия бөек дәүләт. Ул бөек халыклардан тора. Аныӊ конституциясе һәр халыкныӊ телен, динен яклый торган гарант булып тора. Безгә үзебезнең хокукларны тиешле дәрәҗәдә белергә кирәк. Безнең бит көчле татар мөселман адвокатларыбыз бар. Аларга да милләтне, телне, динне саклау өстенда эшләргә кирәк. Күпме ир-хатын талашканын тикшереп ятарга була. Алар үзләре дә начар талашмыйлар. Без үзебезне бөек милләт дип әйтәбез икән эшләребез дә милләтебезнең бөеклегенә тәңгәл килергә тиеш. Тел мәсьәләсенең күтәрелүе Аллаһы тәгаләнең бер рәхмәте. Тыныч кына, йокымсырап бетеп бара идек, уяндык, күзебез ачылды. Күрдек, уйлый, фикерли башладык. Ин-шәә Аллаһы хәл итәрбез. Динебезгә сыенсак, Аллаһы тәгалә ярдәменнән ташламас.

Монысын да Аллаһының бер рәхмәте итеп кабул итик. Догада булыйк.

 

Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, Чаллының “Ак мәчет”е имам-хатыйбы, төбәк казые

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *