Чаллы мөхтәсибәтендә булачак хаҗиләр җыелышы үтте

12 июльдә Чаллы мөхтәсибәтендә быел хаҗ сәфәренә теркәлүчеләр (шәһәрдән һәм күрше-тирә районнардан) белән чираттагы җыелыш уздырылды. Анда 40 кеше катнашты. Җыелыш барышында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин хаҗ сәфәренә әзерлек мәсьәләләре турында тәфсилләп сөйләде, юлда булырга мөмкин авырлыкларны искә алды, аларны ничек булдырмыйча калу юлларын күрсәтте. Ул шулай ук күп санлы сорауларга җавап бирде.

Җыелышта “Дум РТ ХАДЖ” сумкалары, хаҗда кирәк булачак догалар язылган китапчыклар таратылды.

Чаллыдан беренче төркем хаҗ сәфәренә (комбинированный тур) 14 августта кузгалачак. Очу – Мәскәүдән. Төркемне Илназ хәзрәт үзе җитәкләячәк.

Җыелышта шулай ук булачак хаҗиләр өчен хаҗ дәресләренең дәвам ителүе турында хәбәр булды. Хаҗ дәресләре һәр атнаның якшәмбесендә иртәнге 8 сәгатьтә шәһәрнең “Ихлас” мәчетендә уза.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *