Беренче лагерьлар үз эшчәнлекләрен төгәлләде

Чаллы мәчетләре каршында балаларның беренче көндезге лагерьлары үз эшчәнлекләрен төгәлләде. Ял сезонын 1 июльдә “Әбүзәр” мәчете ачкан иде. Биредәге атналык лагерьда 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 40 кыз бала ял итте. Лагерь программасы шактый кызыклы булды. Кызлар ризык пешерү, кул эшләре буенча күнекмәләр алдылар, басейнда йөзделәр, атта йөрделәр, бау шәһәрчегенә барып бауларда ярыштылар. Шулай ук алар өчен дин-әхлак дәресләре дә уздырылды. Ә лагерьнең соңгы көнендә ата-аналар катнашында бәйрәм үткәрелде, анда биредә ял иткән һәр балага истәлекле бүләкләр бирелде.

3-9 июльдә “Ихлас” мәчетендә малайлар өчен атналык көндезге лагерь үткәрелде. Биредә 20 бала дин дәресләре алдылар, спорт уеннарында көч сынаштылар, паркта аттракционнарда күңел ачтылар.

“Рамазан” мәчетендә малайларның ике атналык ялы 15 июльдә төгәлләнде. Биредә кечкенәләр төркемендә ял итүчеләр гарәп алфавитын өйрәнделәр, ә өлкәнрәкләр Коръән уку серләренә төшенде. Балалар футбол уйнадылар, планетарийга бардылар, электр-шоуда катнаштылар. Җәмгысе биредә 38 бала ял итте.

“Тәүбә” мәчетендә балаларның көндезге лагере үз эшен 10 июльдә башлады. Аңа 50 кыз һәм малай җәлеп ителде. Алар арасында күрше-тирә авыллардан да килүчеләр бар иде. Лагерь иртәнге 8 дән 15 сәгатькә кадәр эшләде. Биредә тәрбияләнүчеләр өчен иртәнге аш, аннары җиләк-җимеш ашы, көндезге аш оештырылды. Программада интеллектуаль уеннар, төрле эшләнмәләр ясау, әхлак дәресләре, кызыклы экскурсияләр булды. “Тәүбә” мәчетендәге лагерь 19 июльгә кадәр эшләде.

Мөхтәсибәт каршындагы “Хәзинә” клубы лагерында 32 кыз бала ял итте. Алар биредә ике атна дәвамында дин-тәрбия дәресләре алдылар, тәмле ашлар белән сыйландылар, күңелле уеннарда катнаштылар.

“Туфан” мәчетендә 8 кыз ял итте.

Хәзер шәһәрнең тагын берничә мәчетендә балаларның көндезге лагерен

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *