“Ак мәчет” мәдрәсәсендә чыгарылыш

26 июньдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә чираттагы чыгарылыш булды. 52 кеше көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләрен тәмамлады. Ошбу хакта мәдрәсә директоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли болай ди: “52 кеше укуны уңышлы тәмамлады. Бүген аларга дипломнар тапшырабыз. Көндезе бүлекне тәмамлаучылар РИУга баралар. Кичке бүлекне тәмамлаучылардан имам булып китүчеләр бар. Хатын-кызларның бөтенесе дә диярлек якшәмбе мәктәпләрендә укытучылар булачаклар. Бүгенге көндә Чаллы мәчетләрендә дин дәресләре бирүче мөгаллимәләр – алар безнең укучыларыбыз. Мәдрәсәбезне тәмамлаучыларның күпчелеге Татарстанның Көнчыгыш төбәгеннән. Шулай ук Башкортостаннан килеп укучылар да юк түгел.

Алдагы уку елына март аеннан башлап гаризалар кабул итү бара. Көндезге бүлектә уку 20 августта башлана, кичке бүлектә – октябрь аеннан. Ә читтән торып уку бүлегенә керүчеләр өчен беренче бер атналык  сессияләр  ирләр өчен октябрьнең беренче якшәмбесендә, хатын-кызлар өчен икенче якшәмбесендә башлана. Белешмәләр өчен тел. (8552) 38-67-02. Рәхим итегез!”

Мәдрәсәнең актлар залында чыгарылыш төркеме шәкертләре өчен  күңелле  тантана узды. Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин мәдрәсәне тәмамлаучыларга үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Дипломнар тапшырылгач кичәге шәкертләр мәдрәсә директоры, мөгаллимнәр адресына күп җылы сүзләр әйттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Аннары мәдрәсәне тәимамлаучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе үтте.

Рәсемнәрдә:  Тукай районы Иске Дөреш авылы имамы Әнвәр Галимҗановка диплом тапшырыла; тантанада хатын-кызлар төркеме чыгыш ясый; рөстәм хәзрәт нәсихәт бирә.

26 июньдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә чираттагы чыгарылыш булды 26 июньдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә чираттагы чыгарылыш булды 26 июньдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә чираттагы чыгарылыш булды

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *