Шәһәр мэры Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты

26 июньдә Чаллы   мэры, шәһәрнең Җәмигъ мәчете попечительләре Шурасы рәисе Наил Гамбәр  улы Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеш барышы белән танышты. Бүгенге көндә мәчетнең цоколь катын төзүдә эшләүче “Стройтраст” фирмасы генераль директоры Раил Миннегалиев шәһәр башлыгына төзелеш объектының бүгенге торышы, төзелеш эшләренең ничек баруы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, төзелеш график буенча алып барыла, сыйфат торышы даими тикшерелә. Төзүчеләрнең барсы да сайлап алынган, тәҗрибәле, тәртипле кешеләр. Цоколь каты монолит ысул белән төзелә. Быел аны төзеп бетерү, тышкы өлешен  кызыл кирпич белән тышлау, гидроизоляция эшләрен башкару бурычы тора. Төзелешкә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов белдерүенчә, бүгенге көн өчен төп проблема булып кадрлар, төзелеш материаллары  түгел, ә акча җитмәү тора. Цоколь катын тәмамлау өчен өстәмә рәвештә 15 млн. сум акча таләп ителә. Халык, спонсорлар моны аңлар, тиешле ярдәмне күрсәтерләр дигән ышаныч бар. Мэр җитәкчелегендә төзелешкә килгән кайбер попечительләр моны яхшы аңладылар.

Җәмигъ мәчете белән танышу вакытында Наил Гамбәр улын шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, нәзарәтнең вакыф фонды вәкиле Фәрит Шәрипов, Уел Хөсәенов, төзелешкә бәйле башка рәсми кешеләр озатып йөрде.

Рәсемнәрдә: Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышу күренешләре.

26 июньдә Чаллы мэры, шәһәрнең Җәмигъ мәчете попечительләре Шурасы рәисе Наил Гамбәр улы Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеш барышы белән танышты 26 июньдә Чаллы мэры, шәһәрнең Җәмигъ мәчете попечительләре Шурасы рәисе Наил Гамбәр улы Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеш барышы белән танышты 26 июньдә Чаллы мэры, шәһәрнең Җәмигъ мәчете попечительләре Шурасы рәисе Наил Гамбәр улы Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеш барышы белән танышты 26 июньдә Чаллы мэры, шәһәрнең Җәмигъ мәчете попечительләре Шурасы рәисе Наил Гамбәр улы Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеш барышы белән танышты 26 июньдә Чаллы мэры, шәһәрнең Җәмигъ мәчете попечительләре Шурасы рәисе Наил Гамбәр улы Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеш барышы белән танышты 26 июньдә Чаллы мэры, шәһәрнең Җәмигъ мәчете попечительләре Шурасы рәисе Наил Гамбәр улы Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелеш барышы белән танышты

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *