Чаллыда Ураза бәйрәме

Чаллыда шәһәрнең җәмәгать транспорты иртәнге 6 сәгатьтә йөри башлавы сәбәпле, Ураза гаетен бәйрәм итү шәһәр мәчетләрендә иртәнге 7 сәгатьтә башланды. Гыйбадәт залларына сыймаган  халыкның бер өлеше намазны тышта баскан килеш укыды. Чөнки көн яңгырлы иде. Гает намазыннан соң килгән халыкны коймак, чәй белән сыйлау булды. “Рамазан”, “Чишмә”, “Тәүбә”, “Ихлас”, Җәмигъ, “Нур-Ихлас”, “Сөембикә”   мәчетләрендә, “Хәләл-Үзәк”тә   пылау белән дә сыйладылар.  “Әбүзәр” мәчете “Кар бөртеге” ял базасында күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләр өчен күңелле чаралар үткәрде. “Тәүбә”, “Нур-Ихлас” мәчетләре балалар өчен аттракционнар, “Сөембикә” мәчете “Хәләл-Үзәк” белән бергәлектә ачык һавада балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Чөнки гает намазыннан соң яңгыр тукталды.

Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин гает намазын үзе имамлык иткән “Нур-Ихлас” мәчетендә укытты. Аннары ул шәһәр башлыгы, Җәмигъ мәчетенең Попечительләр шурасы әгъзалары өчен чәй мәҗлесе уздырды. Мәҗлестә катнашучы шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәтне һәм аның йөзендә шәһәр мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады, дин кардәшләребезгә исәнлек-саулык, хәерле тормыш теләде.

Мәҗлестә шулай ук җөмһүриятебез премьер-министры урынбасары, элеккеге шәһәр мэры Вәсил Гаяз  улы Шәйхразиев катнашты.

   Рәсемнәрдә: “Нур-Ихлас” мәчетендә Әлфәс хәзрәт бәйрәм вәгазе сөйли; гает намазында катнашучылар; мөхтәсибәттә шәһәр башлыгы һәм Җәмигъ мәчете попечительләре катнашында чәй мәҗлесе; “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен аттракцион.

Чаллыда Ураза бәйрәме, Хутба, Алфас Хазрат Чаллыда Ураза бәйрәме Чаллыда Ураза бәйрәме

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *