Чаллыда ураза гаете ничек үтте

2 май көнне бөтен дөньяда мөселманнар ислам диненең изге бәйрәмнәренең берсен – Ураза гаетен билгеләп үтте. Иртәннән үк мәчетләребез гает гыйбадәтләрен кылырга теләүчеләрне үзенә туплады, аларнын hәрберсе үзенә генә хас бәйрәм мохите белән тулды. Чаллы шәһәре мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге 6:30 сәгатьтә Коръән уку белән башланып китте. 7:00 сәгатьтә гает вәгазе укылды, соңрак бәйрәм намазы кылынды. Аерым мәхәлләләрдә намаздан соң килгән кунакларны пылау, тәмле чәй белән сыйладылар.

“Нур-Ихлас” мәчетендә үткән, шәһәребезнең төп гает намазын Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин алып барды. Әлеге изге чарада шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы, башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Шәвкать улы һәм аның урынбасары Рамил Мәрван улы, “Җәмигь” мәчете төзелеше фонды директоры Уел Галим улы да катнаштылар – беренче сафларда басып бәйрәм намазы укыдылар. Соңрак “Нур-Ихлас”, “Әбүзәр” һәм “Тәүбә” мәчетләрендә балалар өчен Ураза гаете хөрмәтенә төрле чаралар үткәрелде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *