Корбан бәйрәме бүләкләре

31 июль көнне бөтен дөнья мөселманнары изге бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтте һәм гадәттәгечә шәһәребез мәчетләрендә әлеге көнгә багышланган хәйрия чаралары үткәрелә башлады. Корбан гаетенең икенче көнендә “ГЭС мәхәлләсе” мәчете “Болгар” хәйрия фонды белән берлектә 2 нче шәһәр хастаханәсендә һәм ветераннар госпиталендә коронавирус инфекциясе белән көрәшүче табибларга 150 порция пылау белән салат тараттылар. Шушы ук көнне “Ихлас” мәчете вәкилләре дә 150 табибны Корбан итеннән пылау пешереп сыйлады, соңырак 500 кешегә корбан ите һәм мохтаҗ, күпбалалы гаиләләргә 200 бүләк таратты. Шулай ук бәйрәм көннәрендә “Сөембикә” һәм “Туфан” мәчетләрендә 130 кешегә пылау һәм бүләкләр тапшырылды. 2 нче август көнне мөселман хатын-кызлар җәмгыяте Чаллы шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә “Аль-Маида” ресторанында күп балалы һәм авыру балалы гаиләләр өчен корбан ашы уздырды. Әлеге чарага 63 кеше җыелды. Аларның барысына да бүләкләр һәм корбан итләре таратылды. 4 август көнне “Тәүбә” мәчетендә авыр тәрбиядәге балалар өчен корбан ашы үткәрелде.
Аллаһ Тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итсен!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *