2021 елның тәүге мөхтәсибәт җыелешы

14 гыйнвар көнне икенде намазыннан соң Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә бу елның беренче имамнар җыелышы булып үтте. Көн тәртибендә 3 сорау каралды: 2020 елга хисап, Татарстан Респубикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте мөфтие һәм баш казыен сайлау һәм мәчетләрне паспортлау эшчәнлеген йомгаклау.

Коръән аятләре укып һәм дога кылып башланып киткән җыелышны Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин дәвам итте. Мәҗлеснең беренче өлешендә ул имамнарны 2020 елда башкарылган эшләр, узган елны коронавирус инфекциясе һәм аның белән бәйле булган карантин чаралары аркасында үткәрелмичә калган чаралар белән кыскача таныштырып үтте. Беренче сорауга кагылышлы чыгышның азагында үткән ел эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип билгеләнде.

Мәҗлеснең икенче өлешендә Әлфәс хәзрәт имамнарга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең апрель аенда булып үтәчәк җыелешы һәм әлеге чарада ТҖ МДН җитәкчелен яңадан сайлау булачагы турында әйтеп узды. Шул нисбәттән имам-мөхтәсиб тарафыннан Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенән Самигуллин Камил Искәндәр улын ТҖ МДН мөфтие һәм Фазлыев Җәлил Вәсил улын ТҖ МДН Баш казые кандидатлары итеп билгеләргә тәкъдим булды һәм әлеге тәкъдим бертавыштан кабул ителде.

Җыелыш мәчетләрнең паспортларын яңарту эшчәнлеге турында фикер алышынганнан соң дога кылып тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *