Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышу

21 июнь көнне өйлә намазыннан соң шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты. Җәмигъ мәчете төзелеше фонды директоры Уел Галим улы әйтүенчә: “Бүгенге көндә мәчетнең 4 манарасын күтәрү һәм яңгыр суларын үткәрү юллары булдыру өчен әзерлек эшләре алып барыла. Мәчетнең төп корпусында түбә ябу буенча эшләр башкарылды һәм 3 зур гөмбәзне җитештерү һәм монтажлау буенча килешү әзерләнә”.

Җәмигъ мәчете төзелеше белән онлайн рәвештә танышу өчен сылтама: https://fondjamig.ru/o-hode-stroitelstva/onlajn-translyaciya/

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *