Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы

30 гыйнварда Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Ул  шәһәр территориясендә   террорчылыкны кисәтү  мәсьәләсе буенча әңгәмәдән башланды. Аны шәһәр  Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре үткәрделәр.   Имамнар шулай ук  ошбу тема буенча Эчке эшләр идарәсе тәкъдим иткән видеороликлар белән таныштылар.

Икенче көн тәртибе буенча балаларның ел саен язгы каникул чорында Чаллыда үтә торган традицион Коръән уку бәйгесенә әзерлек мәсьәләсе тикшерелде.  Быел ул 22 нче мәртәбә уздырыла. Җыелыш фикер алышканнан соң бәйге шартларын раслады. Бәйгене 22 мартта уздырырга карар ителде.

Җыелышта шулай ук  яшьләр белән эшләүне көчәйтү мәсьәләсе кабат күтәрелде. Мәчетләрдә яшьләр бүлекләрен формалаштыру төгәлләнгәч аларның җитәкчеләре белән киләчәк бурычларны билгеләү өчен  җыелыш уздырырга килешенде.

      Рәсемдә: җыелыш бара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *