Гаилә белән чаңгы шуу чарасы узды

23 февраль көнне Чаллы шәһәренең “Прибрежный” паркында шәһәр мөхтәсибәте тарафыннан гаилә белән чаңгы шуу чарасы уздырылды. Халык паркка иртәнге 9:00 сәгатьтә җыелды һәм 11:00 гә чаклы төрле спорт уеннарында катнашты. Чарада төрле яшь вәкилләре бар иде, барлыгы 70 кә якын кеше. Ир атлар, хатын кызлар һәм кечкенә балалар өчен ярышлар аерым рәвештә үткәрелде. Жиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар әлеге чарадан бик канәгать булып кайтып киттеләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *