Мобилизацияләнгән кардәшләребезгә ярдәм

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте мобилизацияләнгән кардәшләребезгә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Соңгы ике атна эчендә барлыгы 1000 гә якын оекбаш, 7000 сумлык күләмдә термобелье, перчаткалар, юыну һәм юу әсбаплары (мунчала, сабын, порошок, кырынгыч) һәм 30 кап консервланган продукция (тушенка, ботка) хәрбиләргә озатылды.

Әлеге ярдәмне күрсәтүдә катнашкан Ләлә Назар кызына (30 коробка консервланган продукция), Закамьеда урнашкан “Хозтовары” складына (юыну һәм юу әсбаплары) һәм “Нур-Ихлас”, “Сөембикә”, “Ак мәчет”, “Җәмигъ” мәчетләрендә оекбашлар бәйләүче апаларга Аллаһның олы рәхмәтләре булсын!

Шушы яхшы гамәлгә кушылып, Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләргә җылы киемнәр, медикаментлар, хәләл коры паек, тушенка һәм аптечка белән ярдәм күрсәтергә теләүчеләр әйберләрен “Нур-Ихлас” мәчетенә китерә алалар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *