“Асылташ” приютын зиярәт итү

Күптән түгел “Тәүбә” мәчете имамы “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютын зиярәт итте. Визиты вакытында балаларга йомшак уенчыклар, йокы лампалары, йомшак пазллар һәм шарлар бүләк ителде. Моннан тыш, кечкенә вәгазь сөйләде, сүрәләр һәм азан укылды. Приютка бару балаларны дин белән таныштыру һәм кечкенә бүләкләр белән сөендерү максаты белән оештырылды. Аллаһ безнең кылган эшләребезне һәм догаларыбызны кабул итсен.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *