Фәләстыйн мөселманнары өчен җәмәгать белән дога кылу
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән Татарстан мәчетләрендә Фәләстыйн мөселманнары өчен җәмәгать белән догалар кылына. Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгать итеп, дин кардәшләребез Фәләстыйн җирендә тынычлык урнашуын, кайгы-борчуларның тәмамлануын үтенеп сорый. Бүген исә имамнар Газә хастаханәсендә вафат булганнар рухына дога кылачак: атышлар нәтиҗәсендә йөзләгән гаепсез кешеләр үлгән, алар арасында авырулар, хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр бар.
Фотоларда шәһәребез мәчетләрендә дога кылу күренешләре.