“Изге Ай” мәчетенә ярымайлар урнаштырылды

13 октябрь көнне шәһәребезнең 70нче, 71нче микрорайоннарында (Олы Шилнә) төзелгән “Изге Ай” мәчетенең манараларына һәм гөмбәзенә ярымайлар урнаштырылды. Әлеге истәлекле вакыйга шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мәчетләребез имамнары һәм мәхәллә активы катнашында тәкбир-тәшрик әйтеп башкарылды. Җомга намазы да биредә укылды.

“Изге Ай” мәчете Тукай районы белән Яр Чаллы шәһәре чигендә урнашкан. Бүген аның рәсми теркәлү урыны итеп Чаллы сайланды. “Изге ай” шәһәребезнең 17нче мәчете булачак. Гыйбадәтханә 130 кешегә исәпләнгән. Мәчетне киләсе җәйдә ачарга ниятлиләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *