“Чаллы Яр” мәчете балалар өчен “Без – Мөхәммәд өммәте” дигән зур чара үткәрде

Шәһәребезнең “Чаллы Яр” мәчете 12нче октябрь, пәнҗешәмбе, балалар өчен “Без – Мөхәммәд ﷺ өммәте” дигән зур чара үткәрде.

Балалар чарага мәктәптәге укулардан соң, икенде намазына җыелдылар. Чарада барысы 6-12 яшьлек 50 бала катнашты.

Кызыклы шәүлә театры, интерактив уеннар,иҗади остаханә, һиҗрәт вакыйгасын сәхнәләштерү, салават әйтү аша балаларның җаннарына сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата ярату орлыклары салынды.
Тәм-том авыз иткәннән соң “Чаллы Яр” мәчете имамы Рамазан хәзрәт Идрисов чараны эчтәлекле вәгазь белән бизәде, җыелган кунаклар белән бергәләп иң борынгы “Таләгаль бәдру галәйнә” нәшиден дә башкарып китте.

Чараны “Тәрбия” үзәге остазлары алып бардылар, бай эчтәлекле сценарийны да алар әзерләде.

Әти-әниләрдән күп рәхмәт хатлары килде.
Ихласлык, бердәмлек белән башкарылган эш балаларның йөрәкләрендә эзсез калмас, ин шәә Аллаһ🤲🏻

Иң азактан балалар викторина сорауларына җавап биреп һәм мәчет стеналары буенча эленгән хәдисләрне ятлап, бик күп бүләкләр алдылар.

Әлеге чараны оештырырга ярдәм иткән һәркемнең хезмәтен Аллаһ кабул итсен.
Ихласлык һәм бердәмлек белән башкарылган эш балаларның йөрәкләрендә эзсез калмас, ин шәә Аллаһ.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *