Рамазан аенда “Тәрбия” үзәгенең эш күләме

Быел “Тәрбия” коллективы оештырган тематик ифтарларда 300дән артык бала катнашты. “Тәрбия” остазлары балалар өчен 32 чара үткәрде. Һәр ифтарда Рамазан аеның фазыйләтләрен ачучы кызыклы программа үткәрелде, бүләкләр бирелде.

Үзәк эчендә ифтарлар һәм чаралар:

– Коръән хәтеме ( оффлайн балалы әниләр белән һәм онлайн телеграм каналда)
– Уку төркемнәрендә, балаларның әти-әниләрен дә чакырып, 15 ифтар үткәрелде.
– Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 2 ифтар үтте.
– татар гимназия укучылары һәм әниләре өчен 5 ифтар узды.
– өлкән яшьтәге мөслимәләребез һәм аларның оныклары өчен 1 ифтар булды.
– “Рамазан хозурында” дигән язгы алан кысаларында балалар өчен 5 авыз ачу кичәсе үтте.

Үзәктән тыш чаралар :

– үзәкнең “Нур” ансамбле Рамазан җыры белән шәһәркүләм ифтарларда, чараларда катнашып ифтар мәҗлесләрен бизәде.
– Үзәгебезгә йөрүче мәктәп яшендәге ураза тотучы 72 балага “Чаллы Яр” мәчетендә Зур Балалар ифтары һәм чара оештырылды.
– “Әл-Мәидә” банкетлар залы оештырган ифтарда “Асылташ”та тәрбияләнүче ятимнәр өчен чара үткәрелде
– “Базар-Мазар” ресторанында матди хәлләре авыррак булган гаиләләр өчен ифтар һәм чара уздырылды,
– Рамазанның соңгы көнендә остазларыбыз Әлмәттәге шәһәр ифтарында балалар өчен Рамазанга багышлап чара үткәрделәр.
– Шәһәр Ураза бәйрәмендә остазларыбыз һәм Үзәк волонтёрлары 7 иҗади мастер-класс, шөгыльләр оештырдылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *