“Россия мөселман мәгарифендә дәвамчанлык һәм инновацияләр” конференциясе

27 сентябрь көнне Россия ислам институтының 25 еллыгына багышланган «Россия мөселман мәгарифендә дәвамчанлык һәм инновацияләр» дип исемләнгән халыкара симпозиум башланып китте. Аның беренче көнендә дин тормышында, дин таратуда мәчет яны курсларының мөһимлеге турында сөйләнде. Белемне остазлардан өйрәнү иң дөрес юл икәне ассызыкланды. Шулай ук татар телен саклау, диннең телне саклауда, татар теленең динне саклауда зур роле турында әйтелде.

Симпозиум 30 сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Шушы чарада Яр Чаллы мөхтәсибәте вәкилләре дә катнаша.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *