Иске Үтәмеш авылында “Брейн-ринг” узды
26 нче март көнне Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылының мәдәният йортында “Брейн-ринг” дип аталган интеллектуаль уен узды. Катнашучы командалар: Түбән Кәминкә; Түбән Абдул; Чирмешән. Сораулар пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм тормышына кагылышлы итеп төзелгән. “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре килгән кунаклар өчен нәсихәтләрен җиткерделәр.
Нәтиҗәдә 1 урынны Түбән Кәминкә авылы командасы яулады.