Мөселман яшьләре көрәшне ярата

Мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына Чаллыда кул һәм татарча көрәш буенча Берләштерелгән турниры елдан-ел популярлаша бара. 30 мартта шәһәрнең “Витязь” спорткомплексында узган быелгы турнир да моны раслады. Ул сан ягыннан инде 11 енчесе иде һәм үткән еллардагыча Рәсәй күләмендә уздырылды.

Быелгы ярышлар Оренбург, Самара, Удмуртия, Башкортостан (Миякә, Мәләвез, Авыргазы, Октябрьский, Балтач, Борай, Мәчетле, Краснокама районнарыннан, Уфа шәһәреннән), Татарстанның Әлмәт, Әлки, Буа, Яңа Чишмә, Актаныш, Кукмара, Алабуга, Саба, Мөслим, Менделеевск, Азнакай, Мамадыш, Зәй, Минзәлә, Биектау, Балтач шәһәр районнарыннан 116 спортчыны җәлеп итте. Алар барсы да намаз әһелләре иде һәм турнир шартлары буенча иң башта намаз кагыйдәләре буенча имтихан үттеләр.

Шунсы игътибарга лаек, мөселман яшьләре ошбу турнирны көтеп ала һәм аңа кайберәүләр махсус чакыру буенча түгел, ә бәлки Интернет челтәре аша белеп тә  килә. Миякә районы имам-мөхтәсибенең спорт эшәре буенча урынбасары Руслан хәзрәт Габдрахманов ошбу хакта болай диде: “Беренче ел килүебез. Турнир хакында  Интернет челтәре аша белдек. Үзем кул көрәшендә катнашам. Ә егетләребез – татарча көрәштә.” Шушы ук  сүзләрне Уфа янындагы Иглин районыннан Фидан Тимерҗанов та кабатлады.  Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән татарча көрәш буенча Башкортостанның  атказанган тренеры, танылган көрәшче Хәлил Габделмәҗит улы Гарифуллинның Чаллыдагы турнир хакындагы фикере: “Турнирга бишенче ел киләбез. Бик матур итеп оештыралар. Судьялар югары квалификацияле, алар арасында дөнья чемпионатында эшләгәннәре дә бар. Егетләр дә бик әзерлекле килә, күбесен  таныйм.”

Турнирны ачу тантанасы  Коръән укып башланды. Аннары дога кылынды. Турнирда катнашучыларны Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов  котладылар һәм  спортчыларга уңышлар теләделәр. Илфар хәзрәт турнирда катнашучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен һәм котлауларын ирештерде.

Һәм менә кечерәк авырлыкта (кул көрәше өч авырлык төркемендә, татарча көрәш 6 авырлык төркемендә барды)  бәйге башланып китте. Турнирда 12 спорт мастеры, 11 спорт мастерлыгына кандидат, халыкара спорт мастерлары, дөнья чемпионнары катнашты һәм шуңа күрә ул киеренке төстә барды. Көрәшчеләр яхшы техника күрсәттеләр һәм җитди травмаларга юл куймадылар. Татарча көрәш буенча үз авырлык төркемнәрендә беренчелекне түбәндәге көрәшчеләр яулады: Әлмәттән спорт мастеры Рузил Ганиев (60 кг. кадәр), Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән I разрядлы көрәшче Илдар Хәләветдинов (70 кг кадәр), Чаллыдан I разрядлы көрәшче, 19 яшьлек Данил Хәйриев (80 кг. , моңа кадәр турнирда әтисе, спорт мастеры Дамир Хәйриев Балык Бистәсе районы өчен чыгыш ясап килде), Әлмәттән спорт мастерлыгына кандидат Айрат Сәмигуллин (90 кг кадәр), Азнакайдан Айдар Алтынбаев (100 кг. кадәр), Балтач командасы өчен чыгыш ясаган спорт мастеры, моңа кадәр  турнирда отып олуг хаҗ кылган  Фәрхәт Фәйзуллин (100 кг. артык), ветеран көрәшчеләр арасында – Чаллыдан 58 яшьлек көрәш ветераны Ришат Фазуллин.

Кул көрәшендә үз авырлык категорияләрендә чемпион булдылар: Башкортостанның Балтач районы вәкиле Радим Нургалиев (70 кг кадәр), Түбән Камадан Азат Җәләлов (85 кг кадәр), Биектау районыннан спорт мастеры Илдар Сәхипов (85 кг артык).

Татарча көрәштә икенче урыннарны яулаучы көрәшчеләр: Әлмәттән спорт мастерлыгына кандидат Рафаэль Хәсәншин(60), Кукмара  вәкиле Рамиз  Исрафилов (70), Сабадан Инсаф Әхтәмов (80), Зәйдән спорт мастеры Руслан Хәмидуллин (90), Чаллыдан I разрядлы көрәшче Илнур Кариев (100), Әлмәттән спорт мастеры, моңа кадәр олуг хаҗга юллама отучы Фәнил Мингазов (100 дән артык). Ветеран көршчеләр арасында – Башкортостанның Краснокама районы вәкиле  Закирҗан Хуҗин.

Кул көрәшендә икенче урынны яулаучылар: Түбән Камадан Шамил Хәкимов (70 кг. кадәр), Казаннан Илфар Гәрәев (85 кг кадәр), Чаллыдан Фәнис Нурхәмитов (85).

Татарча көрәштә өченче призлы урынны яуладылар: Түбән Камадан Илвир Хәмидуллин (60), Чаллыдан спорт мастерлыына кандидат Артур Сафин (70), Самара өлкәсеннән спорт мастерлыгына кандидат Кәрим Рузмәтов (80), Башкортостанның Мәчетле районыннан  Айгиз Зәйнетдинов (90), Чистайдан Әлмәт командасы өчен чыгыш ясаган Ришат Сафин (100), Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәре вәкиле Валерий Рафиков (100 дән артык). Ветеран көрәшчеләр арасында – Чаллыдан көрәш ветераны, спорт мастеры Марс Гафаров.

Кул көрәшендә өченче урынга лаек булучылар: Чаллыдан халыкара спорт  мастеры Рим Хәмидуллин (70), Чаллыдан спорт мастеры Рузалин Хәмидуллин (85), Чаллыдан  инвалид спортчылар арасында дөнья чемпионы Фәнис Нуретдинов (85 кг артык).

Танылган мөселман җырчысы, татарча көрәш буенча спорт мастеры Ильяс Халиков абсолют батырга бүләк итеп тәкә алып килгән иде. Аны Фәрхәт Фәйзуллин яулап алды.

Аннары үз авырлык төркемнәрендә беренче урынны яулаучылар арасында Олуг хаҗга Юллама оту буенча шобага салу булды. Биредә бәхет Чаллының яшь көрәшчесе Данил Дамир улы Хәйриевка елмайды. Турнирның ошбу иң дәрәҗәле бүләген аңа Җәлил хәзрәт тапшырды.

Командалар арасында Чаллы шәһәре командасы җиңде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына лаек булды.

Берләштерелгән турнир әнә шулай зур спорт бәйрәме булып узды.

Хәлил Шәриф

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *