Коръән бәйгесендә җиңелүчеләр юк

Балаларның язгы каникул чорында Чаллыда үтә торган республикакүләм традицион Коръән уку бәйгесе быел  27 мартта “Ак мәчет”тә уздырылды. Ул сан ягыннан 24 нчесе иде.

Һәр елны ошбу бәйге зур бәйрәмгә әверелә. Чөнки ул ел саен бер үк хакыйкатьне раслый: Коръән уку бәйгесендә җиңелүчеләр була алмый. Дөрес, иң тырышлар күп балл җыеп призлы урыннарга лаек булалар. Әмма барлык катнашучылар да Аллаһы Китабын дөрес һәм матур итеп укырга омтылулары белән шулай ук әҗер-савапка  ирешәләр. Шуңа күрә балалар ошбу бәйгедә бик теләп катнашалар.

24 нче бәйге дә зур активлык белән үтте. Чаллының иң зур намаз залына ия булган “Ак мәчет”е иртәннән үк балаларның шат авазларына күмелде. Иң беренчеләр булып Башкортостанның Илеш районы вәкилләре, алар артыннан Мари-Эл, Удмуртия, Киров өлкәсе, җөмһүриятебезнең Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Казан, Алабуга, Зәй, Тукай, Сарман, Мөслим районнарының яшь Коръән укучылары килде. Җәмгысе 92 кыз һәм 94 ир бала ошбу традицион бәйгедә үз осталыкларын, тәҗвид кагыйдәсен ни дәрәҗәдә белүләрен сынарга теләк белдерделәр. Бәйге кызлар һәм малайлар арасында аерым-аерым 4 яшь төркемендә барды. Шуны да әйтергә кирәк, бәйгедә катнашучылар составы елдан-ел яшәрә. Мәсәлән, быелгы бәйгедә катнашучы 51 бала 7 яшькә дә җитмәгән иде.

Бәйгегә әзерләнгән бүләкләрне барлаганнан соң, жюри һәр яшь төркемендә 6 шар призлы урын билгеләргә карар итте. Җиңүчеләр һәр елдагыча балл системасы нигезендә билгеләнде. Ә алар Коръәнне яттан һәм карап укыганда тәҗвид кагыйдәләрен ничек үтәве, мәкам, мөселманча киенеш, үз-үзеңне тотыш буенча куелды. Бәйгене иң кечкенәләр төркемнәре башлады. 7 яшькә кадәрге кызлар төркемендә иң күп балл җыючылар түбәндәгечә булды: Чаллыдан Самирә (I) һәм аның сеңлесе Динара (II) Нурмөхәммәтовалар, Түбән Камадан Зәйнәп Шакирова (III), Чаллыдан Азалия Борисова (IV),  Түбән Камадан 4 яшьлек Нурия Нәҗметдинова (V), Чаллыдан Гайшә Сәләхова (VI).

10 яшькә кадәрге кызлар төркемендә җиңүчеләр: Тукай районыннан дин гыйлемен әтисе Равил ярдәмендә үзләштерүче Хәдичә Хаҗиева (I), Түбән Камадан 1нче татар гимназиясе укучысы Камилә Газизҗанова  (II), Чаллыдан Назилә Агабалаева  (III), Түбән Камадан  Тәслимә Җиһаншина   (IV) һәм Самирә Газизҗанова  (V), Удмуртиянең Можга шәһәреннән Ясминә Газизуллина (VI).

13 яшькә кадәрге кызлар төркемендә иң көчлеләр булып танылдылар: Тукай районы вәкиле, 91 балл җыйган Мәръям Равил кызы Хаҗиева (I), Түбән Каманың 5 нче мәктәбе укучылары Сафия Петрова (II) һәм Зилия Йосыпова  (III), Түбән Камадан 32 нче гимназия укучысы Самирә Шакирова (IV), Әлмәт шәһәреннән  Азизә Минсабирова (V), Түбән Каманың Шәнгәлче авылы мәктәбе укучысы Мәръям Әхмәтшина (VI).

15 яшькә кадәрге кызлар төркемендә призлы урыннарны яулаучылар: Түбән Камадан моңа кадәрге бәйгеләрдә җиңеп килүче Гайшә Хәйбрахманова (I), Сарман районының Әлмәт авылы мәктәбе укучысы Әминә Ибраһимова  (II), Түбән Камадан 13 гимназия-интернат укучысы Гайшә Зыятдинова (III), Удмуртиянең Можга шәһәреннән 9 сыйныф укучысы Кәримә Газизуллина (IV), Чаллының Гали Акыш лицее укучысы, мөхтәсибәтнең “Хәзинә” клубында дин гыйлеме алучы Зәйнәп Гыйльманова  (V), Киров өлкәсе Малмыҗ районы Яңа Смәил урта мәктәбе укучысы Фатыймә Мөбаракшина  (VI).

Егетләр төркемнәре арасында да бәйге кызу барды. 7 яшькә кадәрге төркемдә иң  күп балл тупладылар: Тукай районыннан 6 яшьлек Равил Хаҗиев (I)), Мөслим районыннан Әхмәт Мәүлиев (II), Түбән Камадан 5 яшьлек Мөхәммәд Хафизов   (III), Әгерҗе районыннан Яхья Корбанов  (IV), Чаллыдан Эмиль Краслик  (V).

10 яшькә кадәрге төркемдә җиңүчеләр (җәмгысе 25 кеше катнашты): Чаллыдан “Чишмә” мәчетендә дин гыйлеме алучы Амаль Гадҗиев (I), Казанның “Госмания” мөселман мәктәбе укучылары Мөхәммәд Сангаков (II) һәм Кәрим Кәлимуллин   (III), Түбән Каманың 1 нче татар гимназиясе укучысы Әхмәт Фәхретдинов (IV), Удмуртиянең Можга шәһәреннән  9 яшьлек Хәким Газизуллин (V), Әгерҗе районы вәкиле Нуриман Корбанов (VI).

12 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә 31 кеше көч сынашты. Призлы урыннарны яулаучылар: Түбән Каманың 1 нче татар гимназиясе укучылары Билал Җиһаншин (I) һәм Ильяс Сабитов  (II), Чаллының 79 лицей укучысы Ибраһим Гомәров  (III), Түбән Каманың “Нур” мәчетендә гыйлем алучы Йосыф Галиев   (IV), Әлмәтнең 1 нче мәктәбе укучысы Ислам Насыров   (V), Чаллыдан 29 гимназия укучысы Имран Корбанов (VI).

15 яшькә кадәрге төркемдә җиңүчеләр: Казанның “Госмания” мөселман мәктәбе укучысы Ибраһим Гильманшин (I), Зәй шәһәренең 1 нче мәктәбе укучысы Билал Закиров  (II), Түбән Кама районы Шәнгәлче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мөхәммәд Әхмәтшин (III), Мари-Эл республикасының Бәрәңге поселогыннан 6 сыйныф укучысы Нәфис Хәдиев (IV), Әлмәттән Әсләдин Рәсулов  (V), Чаллының “Ихлас” мәчетендә гыйлем алучы Кәрим Хуҗин  (VI).

Түбән Кама шәһәреннән һәм районыннан чыгыш ясаучыларның барсы да Габдулла хәзрәт Хәйбрахманов шәкертләре иде. Моңа кадәр Габдулла хәзрәтнең уллары Хәлил һәм Хәмзә үз яшь төркемнәрендә беренчелекне яулап килделәр. Инде кызы Гайшә дә үсеп җитте, ул быел 15 яшькә кадәрге төркемдә чыгыш ясады һәм беренче призга ия булды. Габдулла хәзрәт Чаллыдагы бәйге хакында болай диде: “Ел саен бик яратып катнашабыз. Балалар инде үстеләр. Гайшә дә быел соңгы ел катнаша. Өч яшь ярымлык улыбыз Али бар. Әле аны әзерли башламадык. Дүрт яше тулганны көтәбез. Бәйгеләрдә катнашып торабыз. 27 апрельдә Уфада Рәсәй күләмендә кызлар арасында узачак бәйгегә чакыру алдык. Уфадагы ошбу бәйгедә былтыр да катнашкан идек. Призлы урыннарны алып кайттык.”

“Бәйгегә Интернет челтәреннән белеп килдек,  беренче мәртәбә катнашабыз. Ошбу бәйге бик яхшы тәэсир калдырды. Коръән бәйгеләре үзебездә дә була,”- диде Башкортостанның Илеш районы делегациясе җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Тимерҗанов.

Җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнарга һәм кыйммәтле призларга – спорт инвентарьларына лаек булды. Бүләкләрне балаларга изге теләкләр белән шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм “Ак мәчет” имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли тапшырдылар. Шулай ук бәйгенең иң яшь катнашучылары билгеләнде һәм аларга махсус призлар бирелде.  Аңа Чаллыдан өч яшен тутырган Әмин Сәлихов һәм Әминә Кадырова лаек булдылар.

Соңыннан бәйгедә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

Балаларның Чаллы шәһәрендә даими үтә торган традицион Коръән уку бәйгесен оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм шәһәрнең “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге.  Бәйге  шәһәр мәчетләренең актив ярдәмендә уздырыла.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *