“Хәзинә” “Сөекле Пәйгамбәребез” викторинасын уздырды

Яр Чаллы мөхтәсибәте “Хәзинә” мөселман балалар клубы һәм 2нче татар гимназиясе белән берлектә урта сыйныф укучылары арасында “Сөекле Пәйгамбәребез” викторинасын уздырды. Әлеге интеллектуаль бәйгенең төп максаты – халкыбызга Расүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шәхесен, тормышын, әйткән сүзләрен таныту. Шуның аша Аллаһның иң кадерле кешесенә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү. Викторинада катнашучылар ислам нигезләре һәм Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы буенча сорауларга җавап бирделәр, хәдисләр буенча тест яздылар.

Бүген “Кәүсәр” мәчетендә бүләкләү чарасы булды. Имам -хатыйб ярдәмчесе Яхъя Хөсәенов укучыларга эчтәлекле вәгазь сөйләде, мөхтәсибәт исеменнән аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан балалар мәчет каршындагы кафеда тәмле ризыклар белән сыйландылар, сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә багышланган күңелле өстәл уенында тагын бер кат белемнәрен сынадылар.
Бүгенге чарага һава шартлары аркасында килә алмаган катнашучыларга бүләкләре каникулдан соң биреләчәк.

Викторинада 2нче гимназия укучылары баллар буенча түбәндәге урыннар алдылар:
🎈🎈🎈
1нче урында:

Камилә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Һаҗәр ӘХМӘТШИНА
Ләйсән ХӘЙРУЛЛИНА
🎈🎈🎈
2нче урында:
Чулпан Мингазова
Әминә ШАКИРОВА
Мәрьям РИЗАТДИНОВА
🎈🎈🎈
3нче урында:
Розалина ИСЛАМОВА
Ландыш ГАЛИЕВА
Артур ЗАРИПОВ

Укучыларны тагын бер кат ихластан тәбрик итәбез!

2нче гимназиядә чараларны оештыруда даими ярдәм итүче “Кәүсәр” мәчете имам-хатыйбы Фәрид хәзрәткә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *