Рамазан алды балалар хәйрия ярминкәсе

Яр-Чаллы мөхтәсибәте “Эврика” шәһәр мәдәният үзәге белән берлектә 1 нче апрель көнне Рамазан алды балалар хәйрия ярминкәсе оештырды. Ярминкәдә балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләр, тәмле әйберләр, уенчык-китаплар саттылар. Һәр бала үзенең сату урынын үзе оештырып, үзе бизәде.

Ярминкә “Нур ” ансамбле чыгышы белән башланып китте, балалар сату эшенә керешкәнче ниятләрен барладылар: керемнән зәкәт өлешен (40/1) мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырылачак. Ярминкәдә сату эшләре сәхнәдә чыгышлар белән үрелеп барды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, Рамазан турында хәдисләр белүләрен көрсәттеләр һәм үзләренең товарларын рекламаладылар.

Ярминкәбезнең хөрмәтле кунагы танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, китаплар авторы Наилә Хөрмәтова булды. Шулай ук күпсанлы мөслимә кардәшләребез дә ярминкәгә махсус балаларны хуплау өчен килделәр.

Ярминкә азагында балалар сәхнәдән “акцияләр” һәм ташламалар игълан итә башладылар. Ярминкә оештыручылары үз чиратында “Чүп җыям- кәнфит бирәм” акциясен оештырды, шулай итеп балалар Эврика үзәген чип-чиста җыештырып, үзләре артыннан тәртип калдырып киттеләр. Кәнфитләр өчен аерым рәхмәтебезне “Чаллы Яр” мәчетенә җиткерәбез.

Рамазан алды хәйрия ярминкәсе 9нчы ел рәттән үтә, быел балалар җыйган хәйрия ярдәме 7000 сум акча тәшкил итте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *