Күзкәй авылында “Сорау-җавап” дип аталган уен узды

23 нче март көнне Тукай районы Күзкәй авылының мәдәният йортында “Сорау-җавап” дип аталган интеллектуаль уен узды. Катнашучылар әлеге районның мәчетләренә йөрүче кардәшләребез арасыннан сайлап алынды. Сораулар ислам дине нигезләренә, авыл тарихына, татар теле грамматикасына кагылышлы итеп төзелгән.

“Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре килгән кунаклар өчен нәсихәтләрен җиткерделәр. Чараның ахыргы өлешендә тамашачылар мәдрәсә мөгаллимнәренә ислам диненә кагылышлы сорауларын җиткерделәр.

Нәтиҗәләр:

1 урын Марсель Биктимиров;

2 урын Фархутдинов Зыя;

3 урын Талипов Флюр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *