Имамнарның чираттагы җыелышы

22 май көнне шәһәребез мөхтәсибәтендә имамнарның чираттагы җыелышы булып үтте. Ул “ГЭС мәхәлләсе” мәчете имам-хатыйбы ГабдеРәшит хәзрәт Курмалиевның Коръән укуы һәм “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәтнең дога кылуы белән башланды. Мәҗлеснең төп темасы булып Ураза бәйрәменә әзерлек алынды. Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин: “Ураза бәйрәме Аллаһ насыйп итсә 4 июнь көнне узачак. Барлык мәчетләрдә дә вәгазьләр иртәнге 7:00 сәгатьтә башланыр. Соңыннан Аллаһ теләсә 14:00 сәгатьтә Җиңү паркында балалар һәм гаилә бәйрәме үткәрәчәкбез.” – дип җиткерде. Шулай ук бәйрәм вакытында уен һәм ярышлар үткәрергә булышу өчен һәр мәчеттән 3-5 кеше сайлап алырга боерды һәм имамнарны узачак бәйрәм программасы белән таныштырды.

Мәҗлеснең икенче яртысы мәчетләр эшчәнлегенә бәйле сорауларга кагылды. Әлфәс хәзрәт имамнарга мәчет территориясен чисталыкта тотарга, киләсе җомга вәгазендә зәкәт һәм Кадер кичәсен искә алырга һәм мәчетләрдә җәй көне балалар өчен узачак чаралар турында мәгълүмат туплап бирергә кушты. Соңырак Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин мөхтәсибәтне “Ихсан” хәйриячелек фонды, ә Айгөл Әхмәтгалиева “Ислам Нуры” газетасы эшчәнлеге белән таныштырды. Мәҗлес Чаллы шәһәре казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиевның дога кылуы белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *