“Рамазан” мәчетендә аш мәҗлесе

9 сентябрь көнне кичке (ахшам) намаздан соң шәһәребезнең “Рамазан” мәчетендә Гашура көненә багышлап ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда якынча 26 кеше катнашты. Мәҗлес барышында Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Гашура көне һәм бу көнне ураза тоту фазыйләтләре турында сөйләде. Соңырак мәчет имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиуллин “Рамазан” мәчетендә кизүдә утыручы бабайның 80 яше тулуы белән котлады.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *