“Туфан” мәчетенедә викторина үтте

Бүген, 19 гыйнвар көнне шәһәребезнең “Туфан” мәчетендә Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган викторина үтте. Бәйгедә шәһәребез мәчетләрендә үткәрелгән дәресләрдә белем алучы хатын-кызлар гына катнашты. Чарага барлыгы 9 мәчеттән 50 артык катнашучы килде. Бәйге иртәнге 9:00 сәгатьтә “Туфан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәтнең сәламлау сүзләре һәм “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды. Соңрак Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт дога кылды һәм Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышлап үткәреләчәк чаралар турында кыскача әйтеп үтте.
Викторина 9:30-10:30 сәгатькә чаклы дәвам итте. Билгеләрне хисаплау вакытында Инсаф хәзрәт катнашучыларга гыйлем алу турында вәгазь сөйләде. Беренче урынга бер үк күләмдә баллар җыйган 11 кеше лаек булды. 2, 3 урыннарны берәр кеше яулады. Шулай ук, иң күп балл җыйганнар арасында шобага салып аерым бүләк тә уйнатылды. Соңыннан бәйгене оештыруда катнашкан абыстайларны тәбрикладеләр һәм башка каннашучыларга символик буләкләр тапшырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *