Рабигүл-әүвәл аен лаеклы каршылау өчен

Чаллының “Туфан” мәчетендә Сәфәр ае буена Рабигүл-әүвәл аен лаеклы каршылау буенча әзерлек барды: якшәмбе мәктәбе уку төркемнәрендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы турында вәгазьләр сөйләнде, дәресләр уздырылды. Ә 30 ноябрьдә өйлә намазына кадәр мәчет имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин инициативасы белән биредә мәчетләр аксакаллары шуралары рәисләре өчен Мәүлид кичәсен каршылауга  багышланган зур  мәҗлес үткәрү ниятләнә. Аңа  шәһәр имамнары, “Туфан” мәчетенең актив әгъзалары да чакырылачак. Ә кичен мәчеттә Мәүлид кичәсе  уздыру планлаштырыла.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *