Мәчет картларын зурлыйлар

Чаллының “Туфан” мәчетендә мәчет картларын төрле истәлекле вакыйгалары белән зурлау традициясе яши. 7 июльдә аларның чираттагысы булды. Җомга намазыннан соң мөселманнар иң актив мәчет картларының берсе булган Сәйфетдин Шәйхелислам улы Латфуллинның 80 яшьлеген билгеләп үттеләр. Сәйфетдин бабайга истәлекле бүләк тапшырылды, аның адресына күп җылы сүзләр әйтелде.

Сәйфетдин Шәйхелислам улын мәчет имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең аксакаллар Шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин, мәчетебезнең бер нуры, дип атый. Чыннан да, Сәйфетдин бабай мәчет эшләрендә фидакарьлек күрсәтә: дежурлык итә, халык чакыруы буенча дини мәрәсимнәр үткәрә, өмәләрдә актив катнаша. Ул үзенең һәрвакыт пөхтә киенүе, пөхтә йөрүе, күркәмлеге, җылы мөгамәләсе белән дә үзенә игътибарны тарта.

Ошбу котлау чарасыннан соң ветеран-юбиляр хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *