Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгы уртаклаша

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Крокус сити холл” концертлар залында фаҗига сәбәпле кайгы уртаклаша:

“ТР МДН исеменнән һәм шәхсән үземнән «Крокус Сити Холл» концертлар залында чыккан коточкыч террактта якыннарын югалткан, шулай ук зыян күргөн кешеләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Татарстан мөселманнары бу хәсрәтне сезнең белән бергә кичерә, мөхтәрәм ватандашлар. Фаҗиганең гаепсез корбаннары булырга дучар ителгән туганнарыгызны һәм дусларыгызны югалтудан булган сезнең хәлегезне без уртаклашабыз. Сезгә сабырлык һәм ныклык сорап, шулай ук яраланган һәркемгә шифа сорап,  дога кылабыз”.

Шушы сүзләргә кушылып бүген Яр Чаллы шәһәре мәчетләрендә өйлә намазыннан соң «Крокус Сити Холл» концертлар залында чыккан фаҗигада зыян күрүчеләргә сабырлык һәм ныклык сорап, шулай ук яраланган һәркемгә шифа сорап дога кылынды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *