Мөхтәсибәт кубогына гомумспорт уеннары узды

13 июльдә “Снежок” базасында “Капелька” хәйрия фонды, “Мәрхәбә” үзәге белән берлектә мөхтәсибәт кубогына гомумспорт уеннары узды. Сәламәтлекләре чикле булган кешеләр өчен армрестлинг, бочча, дартс, гер күтәрү, шашка буенча ярышлар узды. Балалар ” Күңелле старт” уенында катнаштылар. Җиңүчеләргә мөхтәсибәт дипломнары тапшырылды. Һәрбер катнашучы “Капелька” фонды һәм мөхтәсибәт каршында инвалидлар белән эшләүче “Мәрхәбә” үзәгеннән бүләкләр алды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *