“Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә сәяхәт

Без бүген мөхтәсибәт ярдәме белән Чаллы шәһәреннән күрү, ишетү, хәрәкәтләнү буенча бер төркем инвалидлар белән Казан шәһәре “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә булдык. Көнебез искиткеч матур уздырды. “Ярдәм” фонды хезмәткәрләре безне автобус янына чыгып каршы алдылар. Арабызда ДЦП авырулы кыз да бар иде. Аңа коляска китерделәр, автобустан төшәргә ярдәм иттеләр. Безне зур матур никах залларында сыйладылар. Үзебезне ресторанда итеп хис иттек. Реабилитантлар белән очрашу бик кирәкле чара иде. Илебезнең төрле почмакларыннан килеп дәва алучылар елдан ел арта бара. Тернәкләндерү үзәгендә, спорт комплексындагы инвалидлар өчен тудырылган шартларны күреп, күңелне горурлык һәм рәхмәт хисләре биләп алды. Ә экскурсия аерым рәхмәткә лаек. Без рәхәтләнеп ял иттек. Кайтасы да килми, өйдә безне көткәннәрен дә оныттык. Шәһәребез инвалидларын киң күңел белән каршы алып, үзәкнең барлык мөмкинлекләре белән таныштыруыгыз, шәһәр һәм башкаланың йөрәге булган Казан Кремле буенча оештырган экскурсия безнең күңелләрдә озак сакланыр. Барысы өчен дә “Ярдам-Помощь” хәйрия фонды җитәкчесе Илһам Фатхирахман улына, укыту-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Малика ханым Рафкат кызына, көне буе безгә хезмәт күрсәтүчеләрнең һәрберсенә рәхмәтләребезне белдерәбез. Мохтаҗларны сөендереп яшәвегезне дәвам итегез, Аллаһ Тәгалә тормышларыгызга бәрәкәт иңдерсен. Һәрберегезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын.
Хөрмәт белән Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең инвалидлар белән эш бүлеге җитәкчесе Рима Исхакый.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *