Чираттагы мөхтәсибәт җыелышы үтте

26 июнь көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә  имамнарнын чираттагы җыелышы булып үзды. Аның барышында төп тема булып Корбан бәйрәмен үткәрү темасы алынды. Мәҗлес Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Беренче булып Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин чыгыш ясады. Ул имамнарны Корбан гаете кагыйдаләре һәм Яр Чаллы өчен билгеләнгән намаз вакытлары белән таныштырды:

– Бу елны бәйрәм чаралары шәһәребез мәчетләрендә 28 июнь көнне иртәнге 5:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башланып китәчәк. Гает намазы 5:30 сәгатьтә укылачак.

– Сидоровка бистәсендә урнашкан үзәкләштерелгән Корбан чалу урыны эшчәнлеген 6:00 сәгатьтә башлыячак һәм 30 июнь көнне кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк. 30 июнь көнне кояш баеганнан соң чалынган сарык корбан дәрәҗәсенә ия булмый.

Аннан соң  үзәкләштерелгән Корбан чалу урыны өчен җаваплы “Ихлас” мәчете имамы Салман хәзрәт Исмагилов чыгыш ясады. Ул хәзрәтләрне Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты янында урнашкан Корбан чалу урынында башкарылган эшчәнлек һәм бу елны билгеләнгән кагыйдәләр белән таныштырды. Җыелыш азагында корбан чалу, тапау һәм бүлү өчен бәяләр билгеләнде. Имамнар чалу бәясен 200 сум, тапау 600 сум һәм бүлүне 200 сум күләмендә билгеләргә дип бертавыштан ризалык белдерделәр.

Җыелыш дога кылып тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *