Шәкертләр табигатьтә ял итә

“Ак мәчет” мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буена ял итәргә чыкты. Биредә хәзрәтләр һәм укучылар тырышлыгы белән бик тәмле ризыклар пешерелде.  Елга буйлап сузылып киткән сызада табын әзерләнде. Тамак ялгап алгач, өйлә намазы вакыты да килеп җитте. Азан әйтелде, хәзрәтләр һәм дә шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң чараның уен өлеше дә килеп җитте. Хәзрәтләр һәм дә шәкертләр бергә футбол уйнадылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *