Картлар белән яшьләр җыелышты

13 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендә урнашкан “Ихлас” мәчетендә картлар белән яшьләр очрашуы узды. Чара мәчет имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхинның Коръән укуы, соңыннан Чаллы шәһәре мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллиның кыскача вәгазь сөйләве белән башланды. Кичәдә теләгән кунаклар үзләренең истәлек-хәтирәләре, киләчәккә уй-фикерләре белән уртаклаштылар, һәм яшьләр белән өлкән буын арасында нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген ассызыклап үттеләр.

Сөйләшү аш мәҗлесе артында барды. Очрашуда шулай ук Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының бүлек җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, мөхтәсибәтнең Аксакаллар Шурасы җитәкчесе Равил хәзрәт Нуруллин катнаштылар.

Вәгазьләрең видеосы шимбә конне чыгачак.

Картлар белән яшьләр җыелышты Картлар белән яшьләр җыелышты

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *