“Чаллы-Яр” мәчетенә ярым ай куыелды

8 сентябрь көнне Чаллы шәһәрендә сөенечле чара – “Чаллы-Яр” мәчетенә ярым ай кую тантанасы булып үтте. 2017 елны төзелә башлаган әлеге мәчет шәһәребез имам-хатыйблары күзәтүе астында үзенең мөселманнар өчен гыйбадәт йорты икәнлеген аңлатып торган билгесен алды.

Мәҗлесне шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул мәчетнең үзенчәлекле дизайнга ия булуын һәм “Чаллы-Яр” мәчетенең ике төрле функция: Орловка боҗрасы янында яшәүче кешеләр өчен мәчет комплексы һәм юл кырые мәчете вазыйфалары үтәячәген ассызыклап үтте. Шулай ук ул әлеге мәчетне, Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, бер ай эчендә ачарга ният барлыгын да белдерде. Мәҗлес Коръән уку, дога кылу һәм шәһәребез башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Галиуллин Рөстәм Рафик улы белән төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевалиевның чыгышлары белән дәвам итте. Рөстәм хәзрәт әлеге чарада катнашкан кунакларга мәчет төзү турында хәдисләрне искәрде һәм әлеге күркәм чарага сәбәпче булган Илдар хәзрәт Зияровны кылган изге гамәлләре өчен тәбрикләде. Соңгы сүзне “Чаллы-Яр” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт әйтеп үтте. Ул шушы мәчет төзелешендә ярдәм күрсәткән кешеләргә үзенең рәхмәтләрен белдерде һәм нияте булган кешегә Аллаһ Тәгаләнең изге экшә юлларын ачуын искә төшереп үтте.

Ярым ай урнаштыру шәһәребез имам-хатыйбларының тәкбир әйтүе астында башкарылды. Мәҗлес өйлә намазы укыганнан чәй өстәле артында дәвам итте.

Соңырак шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт “Җәмигъ” мәчете төзелеше белән танышты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *