Җәмигъ мәчете гөмбәзенә ярымай куелды
26 июнь көнне иртәнге 9:30 сәгатьтә шәһәребезнең төзелеп килүче “Җәмигъ” мәчетенең тагын бер гөмбәзенә ярымай кую чарасы булып үтте. Чарада Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мәчет имам-хатыйблары һәм Җәмигъ мәчете төзелеше фонды вәкилләре катнашты.