“Ихлас” мәчетендә яңа имам-хатыйб

2 нче ноябрь көнне шәһәребезнең Сидоровка бистәсендә урнашкан “Ихлас” мәчетендә яңа имам-хатыйб билгеләү мәҗлесе булып узды. Әлеге җаваплы вазыйфага Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин соңгы елларны “Утыз Имәни” мәчетендә имам ярдәмчесе булып эшләгән һәм ике айга якын “Ихлас” мәчетендә вакытлыча имам-хатыйб хезмәтен башкарган Инсаф хәзрәт Сәүбановны тәкъдим итте. Мәхәллә халкы аны бертавыштан хуплады һәм Инсаф хәзрәткә яңа вазыйфасында уңышлар теләде. Мәҗлес өйлә намазыннан соң Мәүлид аена багышланган чәй өстәле артында дәвам итте.

Инсаф хәзрәт Сәүбанов “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы вазыйфасын бүгенге көндә Мөслим мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе булып билгеләнгән Илгиз хәзрәт Сөнгатуллиннан кабул итте. Бу урыннан кала, Инсаф хәзрәт Сәүбанов Чаллы мөхтәсибәтенең Дәгъват бүлеге җитәкчесе хезмәтен дә башкара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *