Хәләл ризыкка дегустация

23 декабрьдә Чаллы шәһәренең “Хәләл Үзәге”ндә Рәсәйдә иң күп хәләл тавык ите җитештерүче “Чаллы-Бройлер” җәмгыятенең продукциясен авыз итү (дегустация) чарасы узды.

Үзәккә килүчеләр тавык итеннән җитештерелгән рулет, “Купец ипие”, “Рәхмәт” тутырмасы белән таныштылар. Хәләл ризыкларны авыз итүчеләр аларга югары бәя бирде.

Дегустация үткәрүче Эмилия Захарова белдерүенчә, “Чаллы-Бройлер”ның хәләл продукциясенә моңа кадәр Башкортостанда һәм Норлат шәһәрендә дегустация уздырылган һәм шул төбәкләрдә дә ул югары бәя алган.

Дегустация вакытында сатып алучыларга “Чаллы-Бройлер”да хәләл продукция җитештерү процессы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл стандарты комитеты эшчәнлеге турында клиплар, тапшырулар күрсәтелде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *