Мәктәпкә җыенырга булышыйк

Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте астында эшләп килүче “Ихсан” хәйрия фонды “В школу без забот” исемле акция башлап җибәрде. Акция кагыйдәләре буенча һәр теләгән кеше ятим балаларга, күп балалы һәм әз керемле гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә акчалата булыша ала. Акциядә ике ысул белән катнашып була:

  • 89179236072 телефон номерына беркетелгән Сбербанк картасына “В школу без забот” язмасы белән күчерү;
  • яки Гвардейская 9а адресында урнашкан “Ихсан” фонды офисына алып килү.

Аллаһы Сөбһанә вә Тәгалә әйткән:

وَأَنفِقُوا مِن مَّا رَزَقْنَاكُم مِّن قَبْلِ أَن يَأْتِيَ أَحَدَكُمُ الْمَوْتُ فَيَقُولَ رَبِّ لَوْلَا أَخَّرْتَنِي إِلَى أَجَلٍ قَرِيبٍ فَأَصَّدَّقَ وَأَكُن مِّنَ الصَّالِحِينَ (10)

“Үзегезгә үлем килгәнче, Без сезгә биргән нәрсәләрне башкалар белән дә бүлешегез. Саранланып сәдака бирмәгән кеше кыямәт көнендә: “Раббым! Миңа тагын бераз гына булса да гомер бирсәң иде! Ул гомерем буена мин кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итәр, сәдака бирер идем”,-дип әйтер ди Аллаһы Тәгалә.

Биргән сәдакаларыгыз кабул булсын!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *